Татарстанда цифрлы тапшыруларга күчү вакытын 3 июньнән 14 октябрьгә күчерделәр.
Республика хакимияте мөселман бәйрәменең Ураза гаете уңаеннан датаны үзгәртүне сорады.График халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аңа шактый уңайсызлыклар китермәс өчен үзгәртелгән. Шул ук вакытта РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстанның цифрлы эфир телевидениесенә күчүгә әзерлеген югары бәяли», - дип сөйләделәр ТР элемтә министрлыгында.