«Йөрәкләр бердәмлеге»

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Ижёвка авыл мәдәният йортында шундый исемдәге Халыкара гаилә көненә багышланган гаилә иҗаты район фестивале узды. 
Анда Вәлиевлар, Нургалиевлар, Кәримовлар, Нурисламовлар (Ижёвка), Кәбировлар (Песәй), Гыйзәтуллиннар (Сәйтәк), Рәхимовлар (Камай), Мусиннар (Татар Тәкәше), Вәлишиннар һәм Колесниковлар (Кокшан) гаиләләре катнашты. 
Чараны Александр Гоглев һәм Валентина Пономарёва башкаруында «Гаилә гимны» җыры ачты. ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева уртак тормышларының юбилейларын билгеләүче Лариса Анатольевна һәм Александр Евгеньевич Романовларны, Фирдәүс Нурулловна һәм Рафис Зәкиевич Гыйниятуллиннарны тәбрикләде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды. 
Катнашучылар төрле биремнәрдә иҗади, интеллектуаль, кулинар осталыкларын күрсәттеләр. Ижёвка мәдәният йортының «Сюрприз» оригиналь жанр иҗат коллективы (җитәкчесе Фәнисә Нургалиева) әзерләгән «Минем йөрәгемнең йорты» спектакле онытылмас тәэсирләр калдырды. Төп рольләрдә – Шатлык, Битарафлык, Нәфрәт, Курку һәм Юлчы. Нәкъ менә бу хисләр тормышның төрле шартларында кешене биләп алалар. Ә йһрәккә кайсын кертергә – моны артистлар уйнап күрсәттеләр. 
Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова чарага югары бәя бирде, фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. 
– Барысы да гаилә традицияләрен тулысынча ачтылар, бердәмлек, иҗадилык үрнәге булуларын дәлилләделәр, – диде проектның авторы һәм оештыручы Алла Затирко. – Мондый гаиләләр – районыбыз горурлыгы.
Катнашучыларга дипломнар, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International