«Игътибар, балалар!»

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар алдыннан республикада традицион «Игътибар, балалар!» профилактик операциясе старт ала.
Статистика күрсәтүенчә, ел саен Рәсәй юлларында 700дән артык малай һәм кыз һәлак була. Агымдагы елның дүрт аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 131 юл-транспорт хәле теркәлгән, аларда өч сабыйның гомере өзелгән, 140ы тән җәрәхәтләре алган (2018 елда – 126, 0, 133). Статистика мәгълүматлары анализы буенча, балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт хәлләренең өчтән бере җәйге чорда була. Узган елның июненнән августына кадәр 219 юл-транспорт хәле теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган, 225е зыян күргән. 2018 елда юл хәрәкәтендә катнашучы 18 яшь кеше дөнья белән хушлашкан.
– Балалар еш кына юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре һәм үз мөмкинлекләрен бәяләп бетермәүләре нәтиҗәсендә күңелсез хәлләргә очрыйлар, – дип бәяләде ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Игорь Башаров. – Бу уңайдан без үз эшебездә, балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, аларны юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм гамәлдә дөрес итеп кулланырга өндибез.
Ел дәвамында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге начальнигы Флюра Гыймаева белән берлектә махсус операцияләр чорында әңгәмәләр, инструктажлар, ата-аналар белән җыелышлар, очрашулар, конкурслар, викториналар, транспорт йөртүчеләрне тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр, җир асты юллары, билгеләр торышын барлыйлар. Дәүләт автоинспекциясенең иң яхшы дуслары дип район мәктәпләре юидчылары командалары санала. «Игътибар, балалар-2019» операциясе 2 июньгә кадәр дәвам итә.
ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. Ата-аналар үз балаларының иминлеге турында кайгыртырга бурычлылар, аларны бер минутка да күзәтүчесез калдырмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International