1 нче мәктәптә “Бондюжский” ТИСтә яшәүчеләрнең район башлыгы Валерий Чершинцев белән очрашуы булды.
Территориаль-иҗтимагый үзидаршә эшчәнлеге турында рәис Рәмзия Әхмәдиева сөйләде.
– Күптән түгел актив өченче яшь вәкилләре тарафыннан “Дәү әни – бер сәгатькә” волонтёрлык хәрәкәте гамәлгә кертелде, аннан 19 гаилә файдаланды, – дип билгеләде ул.
Территориядәге оператив хәл белән участок вәкиле Олег Трофимов таныштырды. Отчёт чорында 17 җинаять теркәлгән, шуларның тугызы – урлашулар.
Дәүләт хезмәтләре порталының файдасы һәм өстенлекләре турында район Советының мәгълүматлаштыру һәм элемтә бүлеге начальнигы Андрей Талевнин сөйләде. Яңа елдан порталдан яңа хезмәтләр гамәлдә. Мендлееевлылар арасында иң ихтыяҗлылар булып табибка кабул ителүгә, балалар бакчасына чиратка язылу, ЗАГСка гариза бирү тора.
Валерий Сергеевич очрашуда катнашучыларга районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде.
– Без бер урында тормыйбыз. Шәһәр үсә, чикләрен киңәйтә. Инвесторларда Менделеевск территориясе кызыксыну тудыру. ТОСЭР статусы алу нәтиҗәсендә инде алты инвестор теркәлде, – дип билгеләде ул. – “Ушков утраулары” паркының икенче чираты, 1000 утырту урыны белән стадион төзелешләре бара, ишегалды территорияләрен киңәйтү программасы актив гамәлгә ашырыла. Шәһәр төзекләнә, чистара, заманчалана.
Ахырда җыелганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар нигездә юлларга асфальт түшәүгә, йорт яны территорияләрен киңәйтүгә кагыла.
– Эре габаритлы чүпне чыгаруга һәм шәһәрдә экология торышына аеруча игътибарны юнәлтәсе килә. Чүпне аерым җыю контейнерлары еш кына үзвакытында чыгарылмый, – ди пенсионер Вера Макарчева.
Барлык сораулар да тиешле службалар тарафыннан контрольгә алынды.