Бүген һәр кеше яисә оешманың район судына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Суд практикасының бертөрлелеге, ачыклыгы һәм аңлаешлыгы менделеевлыларның әлеге инстанция эшчәнлегенең бәяләвендә мөһим критерий. Шунысын да билгеләргә кирәк, мөрәҗәгать итүләр арта бара, аеруча гражданлык эшләре буенча.
Шундый очрак
Күптән түгел район судына Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре шәһәрлегә карата аренда килешүе буенча бурычын түләттерү турында дәгъва белән мөрәҗәгать иттеләр. Дәгъва нигезләмәсендә җавапчы 1000 кв. метрлы аерым торак төзелеше өчен кулланырга рөхсәт ителгән җир участогын арендалау килешүе буенча үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән. Түләү буенча әҗәт 162 мең сумны тәшкил иткән, исәпләнгән пенялар түләнгән.
нюанслар
Яклар икеяклы килешү буенча язмача килешү тәкъдим иттеләр һәм аның суд белән раслануын әйттеләр. Мировой килешү буенча җавап тотучы дәгъвачы алдында үз бурычларын таныды һәм әҗәтен ай саен берүк суммада 2020 елга кадәр тулысынча түләячәген әйтте. Күрсәтелгән чорга кадәр дәгъвачы-арендага бирүче пенялар өстәмәячәк. Бурыч штраф санкцияләрен исәпләмичә, читтән килгән акчаны куллану процентларыннан башка гына исәпләнәчәк. Ике яктан да эшне туктатырга булдылар. Мировой килешү бәяләмәсе сөземтәсе һәм эшне туктату турында аларга билгеле, шартлары белән таныштылар һәм риза булдылар.
Суд дәгъвачы һәм җавапчы арасында булган килешүнең раслануын билгеләде. Эш буенча производство туктатылды, якларга мировой килешү расланганда, аның берүк вакытта туктатылуы аңлатылды.
Судья, ТРның атказанган юристы Лидия Коровина аңлатмасы:
– Якларның мировой килешүе бәхәсләрне җайга салу максатыннан РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 39 нчы маддәсе нигезендә төзелә. Суд шулай ук әлеге кодексның 173 нче маддәсе 3 нче өлеше, 5 нче абзац, 220- 221 нче маддәләре буенча мировой килешү раслаганда эш буенча производство берүк вакытта туктатыла. Судка шул ук якларның кабат мөрәҗәгать итү рөхсәт ителми. «Башкару производствосы» турындагы федераль закон нигезендә суд билгеләмәсе буенча, әгәр дә ирекле рәвештә мировой килешү суды раслаган шартларны үтәүдән баш тартсалар, мәҗбүри башкару чараларын куллану өчен башкару кәгазе бирелергә мөмкин.