Соңгы елларда безнең зур булмаган шәһәребез күзгә күренеп яхшыра.
Яңа ял итү урыннары барлыкка килде. Алар утлы-музыкаль фонтан белән «Дуслык» паркы һәм уңайлы эскәмияләре белән «Ленин скверы». Чиста урамнар буйлап йөрүе күңелле.
Ләкин бүген тагын бер ял итү урыны – Химиклар аллеясына тукталасы килә. Биредә балалар мәйданчыгы бар инде, спорт корылмалары да урнаштырылган. Аны Сәламәтлек паркы итсәк яхшы булыр иде. Агачлар арасында заманча япма һәм четләрле киртәләү белән волейбол (яисә баскетбол) уйнау өчен спорт мәйданчыкларын җиһазларга мөмкин, ә агачлар тирәли чаңгы шуучылар һәм скандинавия йөреше белән кызыксынучыларга сәламәтлек сукмагы булдыру отышлы. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар әлеге фикерне якларлар дип ышанам. Ләкин биредә гарипләндерелгән каеннар белән нәрсәдер эшләргә кирәк, алар шәһәрне бөтенләй бизәми.
Һәм тагын. Безнең шәһәрдә игъланнар, С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда һәм музейда үткәреләчәк чаралар турында белдерүләр белән танышу урыннары күп түгел. Мәсәлән, «Ленин скверы» почмагында игъланнар белән тумба куеп булмасмы икән, чөнки ул кеше күп йөргән урыннарның берсе. Башкалар шәһәрне ничек итеп күрәләр икән?
Изге теләкләр белән Л.Салихова