Сугышчы-авылдашлар алдында баш иябез

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Ижевкадагы гранит һәйкәлдә сугышчы-авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерделәр. Ачылу чарасында безнең корреспондент Евгения Кожеева булды.
Мәктәп янында 1975 елда урнаштырылган искесе стела хәлдә иде.
– Республика грантын алганнан соң барлык средстволарны мемориал төзүгә тотабыз дигән карарга килдек. Яңа урын сайладык – авылның үзәк өлешен, – дип билгеләде җирлек башлыгы Нина Сергеева. 
Традиция буенча мондый очракларда һәйкәлне япма белән каплыйлар. Аны почетлы ачу хокукы Ольга Маслова, Федор Судаков, Альбина Даутова һәм Нурия Гыйльфановага бирелде. Аларның һәрберсе өчен сугыш еллары якыннарының, туганнарының язмышлары белән бәйле. 
Ике метр биеклектәге, граниттан ясалган мемориалны бар кеше дә күрә ала. Аның диварларына Җиңү өчен тормышларын корбан иткән авылдашларның исемнәре уеп язылган. Постамент әйләнәсенә тротуар плиткасы салынган, фонарьлар, вазоннар һәм чүп савытлары урнаштырылган.
Авылда яшәүче Вера Беспалова, башкалар сыман, һәйкәл ачылуга махсус килгән. Тантана тәмамлануын постаментка шәхсән чәчәкләр кую өчен көтеп алды. Аның күзләре сагышлы иде.
– Дулкынландыргыч мизгелләр, – ди Вера Борисовна, күз яшьләрен тыеп. – Сугыш әтине дә, абыйларны да алып китте. Әтиемне күрмәдем дә, ул хәбәрсез югалды. Әни, әби һәм бабай белән яшәдем. Бабам Афанасий Беренче бөтендөнья сугышын кичергән кеше. Сугыш һәм аннан соңгы елларда авыр булды. Ул чорда ач идек. Җәен үлән, бәрәңге һәм борчак җыйдык. Колхозда эшләдек. 
Һәм мондый тарихны биредә генә түгел, район буенча да күп ишетергә мөмкин. Бу турыда үз чыгышларында район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина искә төшерделәр.
Замана яшьләре арасында игелекле эшләр башкарырга омтылучылар булуы шатландыра. Ижевка мәктәбенең яшь армиячеләре шундыйлардан. Алар һәйкәл ачылу тантанасында чыгыш ясадылар. Төгәл адымнар белән атлап, балалар Җиңү тарихын онытмаска вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International