Шушы көннәрдә редакциядә фронтовик А.Волковных кызы Вера Александровна булып китте.
– Әтиебезнең безнең арадан киткәненә өч ел, – диде ул. – Ләкин аның турында истәлекләр безнең йөрәкләрдә яши. Җиңү көне – Бөек Ватан сугышы ветераны турында сөйләү өчен яхшы форсат.
Александр Волковны армиягә 1941 елда алалар. Көнбатыш, Байкал арты фронтларда сугыша. Хәрби чыныгуны Суровикино авылы янында ала, биредә минёрлар төркеме белән командование биремен үти. 1942 елның августында, чолганыштан чыгып, Сталинградка кадәр барып җитә. Составына Александр Дмитриевич та кушылган танкка каршы дивизион стратегик объектларны – “Кызыл Октябрь”, “Тракторный” заводларын саклый. Госпитальдән соң Смоленск фронтына эләгә. Сугышның дүрт елы дәвамында якташыбыз Молдавия, Украина, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый.
А.Волков I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Венаны алган өчен” “Праганы азат иткән өчен”, “Будапештны алган өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, “Совет армиясенә һәм Флотка 30 ел” медальләре һәм Баш командующий И.В.Сталинның 22 Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аларга хезмәтнекеләр дә өстәлә – “Почёт билгесе” ордены һәм “Фидакарь хезмәте өчен” медале. Демобилизацияләнеп Александр Дмитриевич Бондюг химзаводына кайта, паровоз депосында гидрат цехында эшли.