КРОСС

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Кросс ул – спорт чараларының иң күләмлесе. Батырлар истәлегенә багышланган йөгереш аеруча әһәмиятле.
Шәһәрнең “Әкият” балалар бакчасында ел саен үткәрелүче В.Белоусов истәлегенә багышланган язгы кросс узды. Бу чараны спорт инструкторы Йосыпова И.И. оештырды һәм үткәрде.
Һәрбер баланың җиңүче буласы килә, алар барысы да шуңа омтылды. Яшь үзенчәлекләренә карап балалар бакчасының 15 тәрбияләнүчесе җиңүче булды. 
Барлык җиңүчеләр грамоталар һәм сувенирлар белән бүләкләнделәр. КОТЛЫЙБЫЗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International