Спорт чарасы

2019 елның 31 мае, җомга

3 нче урта мәктәп укучылары мәктәп командалары составында 2008-2009  нчы һәм 2006-2007 нче  елларда туган мәктәп балалары арасында мини-футбол буенча Менделеевск муниципаль районының Беренчелегендә актив катнаштылар. Әлеге спорт чарасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде. Мини-футбол балалар һәм яшьләр футболын популярлаштыру һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, перспективалы футболчыларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Безнең мәктәпнең ике командасы да хәлиткеч җиңүләр яулады: 2005-2006 нчы    елгы малайлар командасы-җиңүче (1 урын), ә 2007-2008 нче  елгы малайлар командасы-2 урында. 5 Б сыйныф укучысы Котов Ярослав «Иң яхшы уенчы» номинациясендә грамота алды, ә 3Б сыйныф укучысы Глушенков Максим «Иң яхшы һөҗүмче»булды. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International