"Сыерчык оялары сыерчыкларга “ дип исемләнгән акция белән балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр өлкә музеенда булдылар. Акциядә “Бозчык”, “Урман күле”,”Аланкай” төркемнәре катнаштылар. Музей директоры Г.К.Макаров, музей эшчеләре. кунакларны бик әйбәт каршыладылар. Экскурсия барышында балаларның, “химия заводының тарихы”, “Менделеев шәһәренең тарихы”,” Афганның утлы юллары”, “Җиңү көне”. Б. Пастернак турында белемнәрен киңәйттеләр. Экскурсиядан соң балалар музей эшчеләре белән бергә урамга чыгып сыерчык оялары элделәр. Ахырдан бергәләп тәмле итеп чәй эчтеләр.Экскурсия барысына да бик ошады.