Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. китапханәгә йөрүчеләр өчен "Дару үләннәре иленә сәяхәт" дип исемләнгән тематик сәгать уздырды.
Китапханәче дару үләннәре белән таныштырды, аларны ничек дөрес файдаланырга, җыярга кирәклеге турында сөйләде.Чарада катнашучылар дару үләннәрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Халык медицинасының тормышта кулланышын белү кирәк. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел, дару үләннәрен дә әрәм итмичә кулланырга кирәк. Дару үләннәре кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!