КВЕСТ-уен

2019 елның 31 мае, җомга

"Миләшкәйдә” татар теле тәрбиячеләренең РМОсы булды. Анисимова М.М. “Шүрәле эзләре буйлап” дип исемләнгән, мәктәпкәкә әзерлек төркеме балалары белән КВЕСТ-уен күрсәтте. Уен барышында балалар Габдулла Тукайның әкиятләре буенча иллюстрацияләрне танып әйттеләр, җырладылар, шигырь сөйләделәр, Командир уенын уйнадылар, әкиятләрдән өзекләр тыңлап әкиятнең исемен әйттеләр. Ахырдан театр тәгәрәгенә йөрүче балалар “Бала белән күбәләк”не сәхнәләштерделәр.

Тәрбиячеләр эшне  түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International