Оператив – профилактик операция

2019 елның 31 мае, җомга

Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия балалары-2019» ведомствоара оператив – профилактик операция кысаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен Абалач ФАП фельдшеры Велеева Р. М.белән очрашу оештырылды.

Рәзилә Миннәхмәт кызы кече яшьтәге мәктәп укучылары белән шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, зарарлы гадәтләрнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында профилактик әңгәмә үткәрде: тәмәке тарту, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр таратты. Шулай ук 5-9 нчы сыйныф укучыларына тәмәке тарту, токсикомания, наркомания һәм эчкечелек кебек яшь организмга асоциаль күренешләрнең куркыныч нәтиҗәләре турында гына түгел, ә туберкулез белән чирләүне кисәтү алымнары турында да мәгълүмат бирде. Укучылар шулай ук үзләре өчен файдалы мәгълүмат булган брошюралар да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International