Мәрхәмәтлелек акциясе

2019 елның 31 мае, җомга

Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй  Игелек атналыгы кысаларында  “Игелек корабле” дип аталган мәрхәмәтлелек акциясендә катнаштылар.Акциянең төп девизы-“Заман дулкынында бул –укы!”

Шушы акция уңаннан, авыл китапханәсе белән берлектә “Игелегең белән бүлеш” дип аталган дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә укучылар кешеләрнең изге гамәлләре турында фикер алыштылар.Акциядә 15 укучы катнашты.Укучылар “Чулпан”  балалар бакчасына  үз куллары белән корабльләр ясап бүләк иттеләр. Шулай  ук куп балалы һәм мохтаҗ балалар өчен китаплар җыеп тапшырылды. Гомумән, чаралар укучылар өчен файдалы булды. Алар кешеләргә игелек эшләргә кирәклегенә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International