Ямьле язның бер кичендә Камай авылы китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды. Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар бу тәкъдимгә бик шатланып риза булдылар.
2019 ел театр елы дип игълан ителде. Шуңа күрә әлеге чара “Тылсымлы театр дөньясына сәяхәт” дип аталды. Китапханәче кунакларны “Тылсымлы театр дөньясы ” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырып, Татарстанда эшләп килүче театрлар, драматурглар, режиссерлар, актерлар турында мәгълүмат бирде. Кичәдә катнашучыларга Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен карарга тәкъдим ителде. Кичә чәй өстәле артында яшь чакларында спектакльләрдә катнашуларын искә төшерү белән дәвам итте. Сәгать телләре чаба да чаба...Апаларның аерыласы килми, сөйләшәсе сүзләре дә бетәрлек тугел. Һәрберсенең күңелендә никадәр хәзинә саклана икән бит! Кабат очрашырга сүз куешып,авылдашларым өйләренә таралдылар.