28 нче нче майда Удмурт Республикасы Алнаш районы Байтирәк авылы мәктәбе укучылары Тойгуҗа авылы китапханәсенә кунакка килделәр.
Китапханә белән танышып, балалар өчен китап-журналларны карагач, китапханәче аларга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның балалар өчен язган китаплары, иҗаты турында сөйләде. Шагыйрьнең балалар өчен шигырьләрен русча, татарча, ә укучылар үз ана телләрендә-удмуртча да укыдылар. Бирегә килгән кунаклар белән саубуллашып, китапханәче ике авыл, ике республика арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыту өчен мондый чараларны ешрак үткәрергә дигән теләк белдерде.