Бәзәкә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда "Нәрсә ул ышаныч?" дигән темага сыйныф сәгате үтте."Дәресне Нуретдинова Г. Р. уздырды. Укучылар ышанычның нәрсә икәнен белделәр ,кешеләрнең гамәлләре, хисләр турында сөйләштеләр. Төрле ситуацияләр ничек чыгарга, хәл иттеләр. Нәтиҗәдә, йөрәк рәвешендә рәсем ясадылар, анда кешеләрнең яхшы сыйфатларын яздылар. Кеше гамәлләре турында сөйләшкәндә, балалар тормышта динсез яшәү мөмкин булмавын аңладылар. Нәкъ менә бу хис алга барырга, яхшы гамәлләр кылырга мәҗбүр итә. Ә рәсем ясаган йөрәк аларга тормышта барысы да яхшы булыр дигән өмет, ышаныч бирде.