«Табигатъ – безнең уртак йортыбыз»

2019 елның 31 мае, җомга

Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан татар  китапханәсе китапханәчеләре Менделеев шәһәре, 7 нче мәктәпнең 1 сыйныфы укучыларын «Табигатъ – безнең уртак йортыбыз» исемле очрашуга чакырды.

Укучылар инде абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кагыйдәләр белән таныш. Китапханәче Гөлназ Рәфкилевна уздырган әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар үзләренең дә табигатне саклауга керткән өлеше турында сөйләделәр. 1 сыйныф укучылары кыш буе  сигез җимлектә һәр көн кошларны туендырдылар. Нәни дусларының төс- кыяфәтләрен, гадәтләрен күзәттеләр. Бик шаян, һәрвакыт үзе генә тукланып калырга ашыгучы бер кошны таный алмыйча, энцеклопидиядән мәглумәтъ эзләргә дә туры килде.

Балалар бик теләп яңа китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карадылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр, мультфильмнар карадылар. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайладылар, уку өчен китаплар алдылар һәм «Укучының мәдәни көндәлеге» нә тамгалар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International