Хәрәкәт

2019 елның 31 мае, җомга

БИҮ коллективы әзерләгән Балалар хәрәкәте көненә багышлап оештырылган чара 1 нче мәктәпнең спорт залында узды. Анда аерым исемнәре, эшчәнлек программасы, атрибутлары һәм билгеләре булган районның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, пионерия ветераннары катнашты.
Буыннар очрашуы балалар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең үзара йогынтысын һәм бердәм аралашуын булдыру, балалар хәрәкәтен җәелдерү максатыннан оештырылды. Җыелганнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ветераннар Советы һәм “Химик” ТИС рәисләре Любовь Сорокина һәм Әлфия Талыйпова, хезмәт ветераннары Роза Касыймовна һәм Петр Павлович Федоровлар мондый оешмаларның үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһимлеген билгеләделәр.
Чара барышында 7 нче мәктәпнең бишенче сыйныфы шәкертләре Россия укучылары хәрәкәте сафына кабул ителделәр. Алар укуда һәм җәмәгать эшләрендә алдынгы булырга, иптәшләренә һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә, гаиләгә, мәктәпкә, шәһәр һәм районга, Ватанга файда китерергә, Россиянең чын патриотлары булырга сүз бирделәр. Россия укучылары хәрәкәте галстукларын бәйләү хокукы 2 нче мәктәп отрядына һәм почетлы кунакларга бирелде. Тиздән яңа оештырылган хәрәкәт әгъзаларының беренче җыелышы булачак. Алар хәрәкәтнең исемен, девизын, отряд җырын сайлаячаклар һәм чын отряд буларак эшчәнлекләрен башлаячаклар.
– Безне бер нәрсә берләштерә – бөек илебезнең кечкенә патриотлары булу, – диделәр Россия укучылары хәрәкәтенең яңа әгъзалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International