Чыгарылыш бәйрәме

2019 елның 31 мае, җомга

31 нче май көнне Сәйтәк авылы клубында “Ләйсән” балалар бакчасының “Хуш бакча!” дип исемләнгән чыгарылыш бәйрәм иртәсе булды.Чыгарылыш балалары- Богачев Роман белән Миронова Анжелика тәрбиячеләре Ефимова Л.М. белән берлектә балалар бакчасына,хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр , җырладылар. Бәйрәм иртәсенең иң сөенечле мизгеле- теләкләр тулы  бәйрәм торты булды. Әти-әниләр үзләренең теләкләрен язып, балалар белән шарларны күккә очырдылар. Балалар адресына бәйрәм иртәсендә теләкләр, рәхмәтләр бик күп булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга ел дәвамында клубта уздырылган чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәтләрен җиткереп, баллы күчтәнәчләр тапшырды. Бәйрәм иртәсе чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International