Балаларны яклау көне

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 нче июнь балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Песәй авылы мәдәният йорты балаларның шат авазларына күмелде. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авыл китапханәчесе һәм мәктәп укытучылары бик күңелле ял  кичәсе оештырдылар. Балалар үзләре әзерләгән концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, аларга төрле конкурслар, ярышларда катнашырга туры килде. Иң зирәкләр өчен махсус биремнәр дә тәкъдим ителде. Бәхетле балачак бәйрәменә татлы призлар белән бергә истәлекле бүләкләр дә әзерләнгән иде. Кичәгә килгән бер генә бала да буш кул белән китмәде. Очрашу флешмоб бию белән тәмамланды. Кошлар сайравы белән беррәттән балаларның шат авазлары да һавада әленеп калып, җәйнең беренче көненә үзенчәлекле ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International