1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Турай мәдәният йорты каршында балалар өчен “Балачак планетасы” дип исемләнгән чара узды. Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.
Мәйданчык матур итеп бизәлде, саф һавада балалар өчен бик күп конкурслар оештырылды. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.



