1 нче июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сәйтәк авылы клубында Балачак фестивале булды. Фестивальдә актив балаларны Мактау хатлары белән бүләкләү, төсле акбурлар белән асфальтка “Мин тынычлыкны ясыйм” исемле рәсем конкурсы , “Күңелле зоопарк”дип исемләнгән спорт ярышлары “, КВИЗ “Акыллылар көрәше” ителлектуаль ярышлары алды. Һәрбер төр ярышларда балалар бик теләп, мавыгып катнаштылар. Җиңүчеләр авыл клубы әзерләгән татлы призларга лаек булдылар .Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
.jpg)

