30 нчы май көнне Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсе балалар белән “Тәмәке тартма, саф һава сула“ дип аталган профилактика сәгате үткәрде.
Антуан Де Сент - Экзепюриның”Нәни принц” әсәреннән өзек укып начар һәм яхшы гадәтләр турында сөйләштеләр. Балаларга бу яман гадәтләрне булдырмау, тәмәкенең зарары турында сөйләнде. Әйтелгәннәрне ныгытып, төрле биремнәр үтәделәр, викторина сорауларына җаваплар таптылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)