Сәйтәк авылы клубында Башваткычлар көне

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2 июнь  көнне Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен  Башваткычлар көне уздырылды. Балаларга төрле катлаулыктагы башвакычлар тэкъдим ителде. Алар зур тырышлык белән пазл җыйдылар. Конструктор җыелмасы ярдәмендә төрле элементлар төзеделәр. Кайсылары үзләрен шашка ярышларында сынадылар. Бу уеннар барсы да балаларның фикерләү,уйлау,тапкырлык сәлатләрен үстерүгә юнәлдерелгән .Уеннар азагында җиңүчеләр билгеләнде. Һәрберсе авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. әзерләгән татлы призларга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International