Балачакның күңелле мизгелләре

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.

Бу көнне Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Балачакның күңелле мизгелләре ” дигән уен программасы әзерләделәр. Балалар күмәк ярышларда катнаштылар. “ТАССРга  100 ел “ эгидасы астында флешмоб уздырылды. Әлеге чара мәчеттә чәй эчү һәм Ирек хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлау белән тәмамланды.

Барлык сабыйларны бу якты бәйрәм белән котлап, исән-имин булуларын, әти-әниләрен тыңлап, тәртипле булуларын теләп калабыз! Илләр-көннәр тыныч булсын, баш өстендә аяз һава һәм кояшны кара болытлар капламасын иде!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International