Тойма авылы Сабантуе

2019 елның 11 июне, сишәмбе

 

       8 июньдә Тойма авылында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уздырылды. Сабантуй бәйрәмен оештыруда Яңабирде җирлеге башлыгы Никифоров Евгений Николаевич, мәдәният хезмәткәре, китапханәче һәм авыл халкы катнашьты.

        Бәйрәмдә кунакларыбыз , кардәшләребез, авылдашларыбыз һәм Администрациядән килгән кунагыбыз -  Менделеевск муниципаль башлыгы урынбасары Саттаров Альберт Габделхәй улы катнашты. Ул авыл халкын һәм килгән кунакларны татарның милли бәйрәме - Сабантуй белән котлады. Бәйрәмдә төрле уеннар уздырылды.

        Бәйрәм кич Тойма авылы клубында дәвам итте. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International