Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Россия көненә багышланган «Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән " дип исемләнгән әдәби уен-сәяхәт уздырды.

Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде. Алар безнең илебезнең матурлыгы, иркен далалары, биек таулары, куәтле елгалары, урманнары, салкын тундрасы белән таныштылар, Россиянең бердәм күпмилләтле ил булуы турында белделәр. Уенда катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, туган илебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International