Туган көнең белән, Ватаным!

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Ватаныбызның туган көнен билгеләп үтү өчен Бәзәкә мәдәният йорты һәм китапханәсе балалар өчен “Туган көнең белән, Ватаным!” исемле велоузышу үткәрде.

Мәдәният йорты каршыннан кузгалып киткән катнашучылар төркеме авыл урамнарын узып Кама буена төшеп туктадылар. Китапханәче Россия көне тарихы белән таныштырды, аннары ватаныбыз тарихы, мәдәнияты, табигый байлыклары турында викторина үткәрде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Кама яры бик озак шатлыклы балалар тавышыннан гөрләп торды. Уйнап арыган катнашучылар авылга яңадан узышып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International