8 нче июнь көнне Сәйтәк авылы клубында “Сабантуй бизәкләре”дип исемләнгән ял кичәсе булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. . төрле яшьтәге авыл халкы өчен татар халкының милли сабантуй бәйрәменә хас уеннар әзерләде. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Сабантуй бүләкләренә лаек булдылар. Ял кичәсе өлкәннәр өчен күңелле биюләр белән дәвам итте.

