14нче июнь көнне 12нче балалар бакчасында «Сабантуй» – дуслык, тынычлык һәм игелеклелек бәйрәме узды. Тәрбиячеләр, балалар, әти - әниләр бәйрәмчә бизәлгән спорт мәйданчыгына җыелдылар, ярышырга, кыюлыкны һәм җитезлекне сынап карарга, ә әти-әниләр һәм әбиләр үзләренең балалары һәм оныклары белән сокланырга, алар өчен сөенергә килделәр.
Бәйрәмнең максаты-татар халкына карата мәхәббәт һәм сабырлык тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту. Бәйрәмне алып баручы Корбанова Айгөл Хәлим кызы “Сабантуйның” татар халкының иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме булуын билгеләп үтте.
Чыннан да, бәйрәм бик күңелле үтте. Балаларга кунакка Су анасы (Красильникова А. Ю.), Шүрәле (Зозулюк О. М.), Ходжа Насретдин (Трофимова Ю. М.) татар әкиятләренең яраткан персонажлары килделәр. Алар балалар белән традицион уеннар оештырдылар: “Ат чабышлары”, “Капчык киеп йөгерү”, “Мендәр белән көрәш”, “Кем су ташый”, “Аркан тартмасы”, “Чүлмәк вату”. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар, ә җиңү өчен призлар алдылар. Әти-әниләр һәм әбиләр үз балаларына актив ярдәм иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.