С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Нечкәбил» XV Республика конкурсының зона этабы узды.Конкурсантларны, кунакларны һәм тамашачыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, "Нык гаилә" партпроекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Нечкәбил" конкурсы җитәкчесе, "Ныклы гаилә" партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина сәламләде.
Бу көнне Республиканың ун районыннан конкурсантлар килгән иде, алар үз гаиләләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр. "Нечкәбил-2019" сайлап алу турының 16 катнашучысына "Татарстан – нык гаиләләр территориясе" акциясе дипломнары тапшырылды. Менделеевск районын «Кама таңнары» приюты хезмәткәре Наталья Евдокимова һәм «Шифалы су – Ижминводы» санаторие вәкиле Валентина Пономарева тәкъдим иттеләр.
Чара барышында "Ныклы гаилә" проектының махсус дипломнары, Менделеевск районының гаилә тормышы юбилярларына һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды .С.Гассар исемендәге мәдәният сарае иҗади коллективы тарафыннан мәдәни-ял программасы оештырылды. Соңыннан кунаклар һәм чарада катнашучылар түгәрәк өстәлләргә бүленделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)