Китапханә-театр кунакханәсе "Тылсымлы театр дөньясы "

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

18 июнь көнне «Теремок» мәктәп яны лагере балалары Песәй авылы китапханәсе «Тылсымлы театр дөньясы» дип исемләнгән китапханә-тамаша залына килделәр, балалар үз кочләре белән әзерләгән әкият куйдылар.

Тамаша "Рассмеши принцессу Несмеяну" дип аталган иде. Балалар «Без театрда», «Пантомима» уеннарында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Шулай ук театр дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар, анда театрның кыскача тарихын, театрда үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр. "Игътибарлы укучы» викторинасы сорауларына җавап биреп, яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара барысына да ошады, барысы да уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International