Файдалы мәгълүмат сәгате «Җәй көне балаларның куркынычсызлыгы»

2019 елның 21 июне, җомга

Җәй-киеренке уку елыннан соң балаларның ял итү өчен менә дигән вакыт. Җәйге вакытта балалар күбрәк урамда уеннар белән мавыгалар, озак вакытлар кояш нурлары астында йориләр. Балаларга җәен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү өчен, 19 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә «Җәй көне балаларның куркынычсызлыгы» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрелде. "Куркынычсыз җәй» дигән стенд ясалды.

Китапханәче Яраханова Рузалия талпан, умарта тешләгәндә, кояш пешүе һәм бәрелгәндә, суда куркынычсызлык турында сөйләде. Аннан соң 2 командага бүленеп, балалар «Кояш матурмы, куркынычмы», «Букашечки-таракашечки», «Без уйныйбыз, кызынабыз» конкурсларында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Сорауларга дөрес җавап бирделәр, шул рәвешле җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы хәтердә калдырдылар. Чара ахырында китапханәче барлык балаларга җәй күңелле, кызыклы һәм куркынычсыз булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International