ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе”нең 8-9 сыйныф укучылары өчен мировой судья Шарифьянова Юлия Васильевна белән очрашу узды. Ул укучыларга җәмгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар, судның федераль миграция хезмәте белән хезмәттәшлеге турында белделәр, суд приставлары хезмәте һәм законны бозуның иң киң таралган очраклары белән таныштылар. Шулай ук берничә хокук бозу өчен административ җаваплылык турында искәрттеләр.
Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды һәм мәгълүмати яктан укучыларга файдалы булды.