XII республика ярышлары

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” укучылары җыелма командасы Россия махсус олимпиадасының XII республика ярышларында катнашты. Ярышлар Казан шәһәренең “Центр гребных видов спорта” үзәгендә узды, анда Казан, Түбән Кама, Актаныш, Мамадыш һ.б. районнардан катнашучылар җыелды.

Ярыш өч спорт төре бунча барды: армреслинг, өстәл теннисы, мини-футбол. Безнең команда армспорт һәм өстәл теннисы буенча көч сынашты. Киеренке көрәш барышында безнең команда III урынны яулап алды. Армреслинг буенча шәхси беренчелектә 50 килограммнан артык авырлык категориясендә I урынга Малышева Роза лаек булды, 45 килограммнан 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә I урынны Болтаева Алия яулады. Ахмеджанов Динар өстәл теннисы спорт төре буенча беренче булды.

Без җиңүчеләрне котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International