Танып-белү-мәгълүмат сәгате

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Песәй авыл китапханәсендә "Теремок "мәктәп яны лагере балалары өчен (укытучылары Низаметдинова К. М., Гыйләҗева Ф. Г.) китапханәче Яраханова Рузалия "Мин яратам сине Россия" танып-белү-мәгълүмат сәгате үткәрде.

Балалар искиткеч бәйрәм - Россия көне тарихы, дәүләт символлары: флаг, герба һәм гимны турында белделәр. "Мин Россиядә яшим" уенында уйнадылар, "Россия нәрсә белән бай?" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Ватан турында мәкальләр искә төшерелде. Аннан соң "Державаның флагы-дан символы"дигән мастер-класс үткәрелде. Бик матур триколор килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International