Халыклар дуслыгы йортында С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Керэшен чибэре-2019» II район конкурсына әзерлек этабында катнашучылар шәһәребезнең уңышлы ханымнары белән очрашты. Очрашу "Хәзерге кыз нинди булырга тиеш?» темасына багышланган иде. Чарада Алсу Галимуллина - танылган блогер, укытучы, Юлия Абдуллина-шәһәрнең бизнес-ледисы, район балалар Думасына нигез салучы- Дарья Минһаҗетдинова катнаштылар. Барлык кунаклар да төрле һәм кызыклы шәхесләр. Алар уңышка үз юллары турында сөйләделәр, конкурсантларны илһамландырдылар. Кичә бик күңелле үтте.