Җылы котлау сүзләре белән чыгыш

2019 елның 28 июне, җомга

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Хурматуллина җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар укучыларга мәктәп тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләделәр. 
Быел сәнгать бүлеген 11 укучы тәмамлады, театр классын – 9 укучы, хореография классын 11 укучы музыка бүлеген тәмамлады.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләр белән беренче сыйныф укучылары, ата-аналар мөрәҗәгать итте. Чара уку отличникларын бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International