«Пушкинны бергә укыйбыз»

2019 елның 28 июне, җомга

Песәй авылы китапханәсе «Теремок» мәктәп яны лагере балалары белән (укытучылары Низаметдинова К. М., Гыйләҗева Ф. Г.) «Пушкинны бергә укыйбыз».

Халыкара акциясендә катнаштылар. Акция барышында балалар өчен А. Пушкинның 220-еллыгына багышланган «Пушкин әкиятләре» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. «Пушкинның әкият дөньясы» китап күргәзмәсе оештырылды. А. С. Пушкинның иң яхшы әсәрләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар, кроссвордлар һәм табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында «Балыкчы һәм балык турында әкият" дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International