2 нче урта мәктәп базасында "Крепыш" мәктәп яны лагере ачылды. Лагерьга 60 бала бик теләп йөри. Бу көннәрдә Балалар иҗат көнендә, «Табигатьне сакла» рәсем конкурсында, лагерь ачылышына багышланган концертта катнашачаклар, «туган якны өйрәнү музее»на китәләр. Балалар көн саен иртәнге зарядканы, ә төштән соң саф һавада уеннар башкарачаклар.
Алда тагын да эчтәлекле программа көтә: Нептун көне, боз сараена бару, һава шарлары Көне, әкият геройлары көне, «Алло, без талантлар эзлибез!", «Мистер һәм Мисс-җәй 2019», Россия көне, Хәтер һәм кайгы көне, Балыкчы көне. Балаларга күңелле һәм файдалы ял телибез!