Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы А.С. Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан үткәрелүче “Пушкинны бергәләп укыйбыз“ дигән халыкара акциядә катнашты.
Язучының “Кышкы юл “ дигән китабыннан шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, викторина сорауларына жавап табу кайбер әкиятләреннән өзекләр уку белән үрелеп барды, “Поп һәм аның хезмәтчесе балда” әкиятен тулысынча укыдылар, әкиятләр буенча төзелгән кроссвордны чиштеләр, китапханәнең яңа укучысы Балобанова Вера шигырьләрне бик матур итеп яттан сөйләде.