Камай авылы китапханәсенә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар килде. Алар өчен ”Монда китаплар яши” дигән китапханә дәресе уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. китапханә белән таныштырды, китап фонды һәм китаптан ничек файдалану турында сөйләде. Балалар “Тылсымлы театр дөньясы” һәм “Горурланам, авылым, синең белән” дигән күргәзмәләр белән таныштылар. Әкиятләр буенча төзелгән викторинада катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Өйдә уку өчен китаплар яздырып алдылар.