Оештыру эшләре

2019 елның 28 июне, җомга

Сәйтәк авыл клубында “Керәшен чибәре” бәйгесенең  оештыру эшләре башланып китте. Бу көнне бәйгене  оештыручы Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре  конкурсантлар белән очраштылар.Бәйгедә  Алабуга ( Тойгуҗа авылы Мәдәният йорты  тәкъдим итә),Менделеевск шәһәре, Сәйтәк авылы кызлары катнашачак.2 нче районкүләм бәйге кече яшьтән үк үзеңнен милләтеңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләүне истә тотып , 10-16 яшьлек   кызлар арасында уздырылачак.   Проектның җитәкчесе Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.бәйгенең максатлары , һәр турына аңлатма биреп, эш тәртибе белән таныштырды.Беренче очрашу көнендә үк ,  катнашучыларга бәйгенең файдалы һәм мавыктыргыч  булырга тиешлеген истә тотып, “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә Сәйтәк авылы тарихы, керәшен халкының тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштыру уздырылды..Проектның иҗади җитәкчесе  Канипова М.И. конкурсантлар өчен бию буенча  мастер класс уздырды.Бәйгене оештыручылар киләсе очрашуларга  да кызлар өчен  яңалыклар әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International