22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә.
Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора. Балалар бу мәгълүматларны зур кызыксыну белән тыңладылар.