Турай авылында «Авыл бәйрәме» уздырылды. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр -биюләр белән үтте. Бәйрәм мәйданында уеннар, спорт ярышлары,Зур Сабан туен хәтерләтеп, татарча көрәш бәйгесе барды. Турайда туып-үскән Ильнар Нуриев авыл бәйрәме тәкәсен җилкәсенә салды. Су тулы көянтә-чиләк белән узышуда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашты. Капчык белән сугышу, капчык киеп узышу, йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү, чаңгы белән ярышу- бу уеннар барысы да шаулап узды. Авыл көне туганнарча җылы мохиттә, тыныч һәм ямьле үтте.