19 нчы июнь көнне Тойгуҗа авылы китапханәсе белорус, совет язучысы Василь Быковның тууына 95 ел тулу уңаенннан “Сугыш ялкынында кеше булып калырга“ дигән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче Сафина А.А. язучының тормыш юлы , иҗаты, китапханәдә булган китаплары белән таныштырды, “Таң атканчы яшисе бар“ повестенең кыскача эчтәлеген сөйләде. Соңыннан китап укучылар язучының “Һәйкәл” исемле китабыннан шул әсәрнең иң тетрәндергеч, әсәрнең эчтәлеген ачуда әһәмияткә ия вакыйгалар сурәтләнгән өзекләрен кычкырып укыдылар.