26 июнь көнне 2 нче «Крепыш»мәктәбендә мәктәп яны лагере үз эшен тәмамлады, анда 40 бала һәм ЛТОДАН 20 бала булды. Тәрбиячеләр балаларның ялы күңелле, кызыклы һәм иң мөһиме, имин үтсен дип тырыштылар. Смена вакытында бик күп кызыклы чаралар үткәрелде. Балалар Ике Тапкыр "Яшьлек" кинотеатрында булдылар, "Айсберг" шугалагында шудылар, ат сараена экскурсиядән бик күп тәэсирләр алдылар. Лагерьда "Мисс лагерь", "Барышни һәм пиратлар", "иң ашаучы отряд", "юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр", "экологик сукмакларда", "Мини - Сабантуй"конкурслары узды. Балаларга "Балыкчы көне" һәм "Үзидарә көне"истә калды. Барлык балалар да лагерь сменасы ачылуга һәм ябылуга багышланган концертларда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр! Мәктәп яны лагерында ял итү балаларга ошады дип өметләнәбез!