Тарихи истәлекле урыннар

2019 елның 28 июне, җомга

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Ә безнең районыбызда тарихи истәлекле урыннар бик күп, шуларның берсе Кокшан авылы. 24 июнь көнне Камай авылы күп функцияле үзәге хезмәткәрләре истәлекле урыннарны барлар өчен сәяхәткә чыктылыр.

 Кайчандыр купецлар династиясе Ушковлар тырышлыгы белән төбәкнең генә түгел, илнең дә химия сәнәгате барлыкка килгән Кокшан авылына барып, бай тарих, гореф-гадәтләр һәм тарихи объектлар белән танышу куңелләрдә матур истәлек булып сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International